news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы экстремальләре, сикерергә биеклек эзләп, Удмуртиягә килгәннәр

ТЭЦның 180 метр биеклектәге төтен чыга торган торбасы бар икән. Экстремальләр әлеге торбага менеп сикергәннәр.

(Чаллы, 1 август, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Әле күптән түгел генә Чаллының "түбәтәй" дип аталган биек бинасына "Үрмәкүч-кеше" костюмында Евгений Колдун исемле кешенең баулар ярдәмендә менүен хәбәр иткән идек. Бу биеклекне яратучы кеше шушының белән генә тынычланып калмаган: Чаллы "Almost Team" роупджамперлар командасын үзе белән ияртеп Удмуртиягә алып киткән, дип яза җирле басма.

Анда Глазов шәһәрендә ташландык ТЭЦның 180 метр биеклектәге төтен чыга торган торбасы бар икән. Экстремальләр әлеге торбага менеп сикергәннәр. Алар шушы ук торбадан 2013 елны сикереп куелган рекодны кабатлаганнар. Роупджамперларга биредә бик ошап киткән алар киләчәктә дә шушы торбага менеп даими сикерүләр үткәрергә телиләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot