news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы егетләре Эльбрусны буйсындырды

Чаллы егетләре Эльбрусны буйсындырды

(Чаллы, 30 июнь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы", Лилия Фәттахова). Чаллы тарих-төбәк музеенда үзенчәлекле очрашу булып узды. Әле бер ай элек кенә Кавказ тавының иң биек ноктасына - 5642 метрга менгән 11 кешелек төркем "Эльбрусны буйсындыру" документаль фильмын тәкъдим итте, кунакларның сорауларына җавап бирде. Диварларда эленгән фотокүргәзмәдәге кабатланмас мизгелләрне яңартты. "Буйсындыру" дип аталса да, егетләр берничә тапкыр "тауларны буйсындыру мөмкин түгел, алар үзләренә менәргә рөхсәт кенә итә" дип кабатладылар, дип яза җирле басма.

Әйе, таулар өчен кеше берни дә түгел икәнлеген аңлап кайтканнар алар. Ничәмә-ничә төркем соңгы 200-300 метрга менәлмичә төшәргә мәҗбүр, биредә һәлак булучылар да бихисап. Тауларга күтәрелгәндә, үзеңнең куркуыңны җиңәргә, холкыңны буйсындырырга кирәк. Менә монысына инде Чаллыдан киткән төркем ирешкән дияргә була. Иң-иң биек ноктага барып җитүчеләр бөтенесе дә булмаса да: "таулар авыруы" барыбер кемнедер тау түбәсенә җитәрәк 150 метр кала туктаткан, кемдер бераз алдан төркемнән калган. Ләкин бер атна буе тауларга менү, кислород ачлыгы, шуның белән бәйле галлюцинацияләр, табигатьнең сәгать саен үзгәреп торган холкын күрү - егетләрне чыныктырган, үзләренең рухи-физик мөмкинлекләрен ачыкларга ярдәм иткән. Чыдамлыкны, бердәмлекне, кыйммәтләрне сынарга очраклар адым саен булып торган.

5500 метр биеклеккә менеп җиткән, башкаларга да булышырга көче булган Айдар Хисмәтуллин, бер мизгелгә күзен йомып алганда, улының "Әти, җитте, өйгә кайт!" дигән сүзләреннән соң, туктап калуын әйтеп узды. Кем белгән, бәлки, кисәтү булгандыр бу. "Күз йомам да, өемне күрәм, ачам да - таулар. "Нишлим мин монда?" дигән уйлар килә башка" дип көлдереп алды очрашуга килүчеләрне икенчесе.

20 майда Кабарда-Балкарга китәр алдыннан да егетләр (аларның иң яшенә 23 яшь, күбесе гаиләле) белән музейда очрашу булган иде. Биредә аларга зур миссия йөкләделәр: Татарстан һәм Чаллы шәһәре флагларын Эльбруска күтәрү. Татарстан флагы биек тау түбәсендә җилфердәп калган, ә Чаллы флагы, алдан килешкәнчә, тантаналы рәвештә музейга тапшырылды. Музей директоры Румиль Кәрәмиев бүләкнең кадерле экспонат буларак үз урынын алачагын, ә егетләр турында язма Чаллы шәһәре энциклопедиясенең икенче, тулыландырылган басмасында урын алачагын белдерде.

Тулаем алганда, тауга күтәрелү 12,5 сәгать, төшү 5 сәгатькә сыешып бетә. Егетләр өчен ул – сынауларга тулы алты көн. Һәр көн фильмга төшерелә барган. Беренче көннәрдәге көр, көләч йөзләрдә соңгы көннәрдә бераз арыганлык сизелә. Организм үзенең мөмкинлекләрен күрсәтә. Инструкторлар бу халәтне ягулык станциясенә кадәр бик аз ара калганда ягулыгы бетеп туктаган машина белән чагыштыралар: акчаң бар, бензин юк. Очрашуга килгән яңа экспедициягә җыенучы төркемне инде тәҗрибәле "эльбрусчылар" хөрмә, йөзем кебек җиләк-җимешләрне яратырга туры киләчәк дип тә "куркыттылар". Тауның кайсы урыннары аеруча куркыныч, нәрсәләргә игътибар итәргә – үз киңәшләрен бирделәр.

Тауга менүчеләрне туганнары, дуслары һәм бөтенләй чит-ят кешеләр дә рухландырып, көч биреп торган. 5500 метр биеклектә дә әле элемтә ярыйсы гына булган, социаль челтәрләрдә егетләрнең һәр адымын, һәр уңышларын күзәтеп барганнар. Экспедиция белән бергә Эльбруска "Акбарс" хоккей командасы уенчысы Данис Зариповның кәшәкәсе, Илдар Беляевның телескопы һәм Руслан Мәрданшинның кечкенә улының уенчык маймылы да менеп төшә.

Эльбруска менү хакына кемдер гаилә белән җылы якларда ял итү мөмкинлегеннән, кемдер эштән баш тарткан. Ләкин "үкенәбез" диючеләр булмады. Әлегә кичерешләрен бер сүз белән "бушлык" дип бәяләсәләр дә, үзләре үк бу адымнарының тормышлары, шәхес буларак үсешләре өчен әһәмиятен бәяләр өчен кимендә ярты ел вакыт кирәк, диләр. Тауларның нәрсә икәнлеген аңлар өчен, үзеңнең ни-нәрсәгә сәләтле икәнлегеңне белер өчен кирәк иде бу күтәрелү, ди алар. Бу экспедициядә ир-егетләр генә иде. Ә фактларга карасак, хатын-кызларның 80% ы, ир-егетләрнең 50% ы менеп җитә икән 5642 метр биеклеккә. Биредә хәтта тренировкалар күплеге дә роль уйнамый дип саный егетләр. Кемдер ярты ел үзен әзерләп тә ярты юлда тукталырга мөмкин, кемгәдер берәр ай вакыт та җитә. "Рух көче кирәк!" диде егетләрнең берсе. Һәм шулай ук энергияңне дөрес бүлү мөһим икән. Шундый шартларда документаль фильм төшерүче Илнур Абдуллинга да төркемнән бер алга китеп, бер кире кайтып кадрлар ясау өчен нәкъ шул сыйфатлар булышкандыр, мөгаен.

Менә алар Эльбрус кадәр Эльбрус (аны альпинистлар иң авыр биеклекләрнең берсе дип саный) үз иткән дус, тату, шаян, көчле рухлы команда егетләре: Илдар Беляев, Тимур Насыйров, Хаҗиев Илдар, Лаптев Денис, Абдуллин Илнур, Мәрданшин Руслан, Илюхин Александр, Хисматуллин Айдар, Зөлфәт Мәрдамшин, Артур Королев. Афәрин!

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100