news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы егетенең мәетен Петергофта тапканнар

Санкт-Петербург дәүләт университеты студентының мәетен Гостилицк шоссесы аша узып баручы кеше күреп алган.

(Чаллы, 14 июнь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Бу көннәрдә эзләнгән Чаллы шәһәренең 20 яшьлек студент егете үле килеш табылган. Бу хакта «Татар-информ»га танылган фотограф Андрей Веретенников хәбәр итте.

Санкт-Петербург дәүләт университеты студентының мәете Петергофта иске окоп янында табылган. Аны Гостилицк шоссесы аша узып баручы кеше күреп алган.

«Хәзер мәрхүмнең әти-әниләре Петергофта, аларга улларының мәетен бирергә тиешләр һәм соңыннан җирләү мәсьәләләрен хәл итәчәкләр. Гаилә өчен зур фаҗига. Антон әти-әнисенең бердәнбер баласы иде», - диде Веретенников.

  • «Татар-информ» элек 20 яшьлек Чаллы егетенең 10 июньдә тулай торактан чыгып китүен һәм әйләнеп кайтмаганын хәбәр иткән иде. Егетне эзләү өч көн дәвам итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100