news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы егете Россия рекордын куйды

Ижау шәһәрендә 19-23 яшьлек үсмерләр арасында пауэрлифтинг буенча Россия беренчелеге үтте.

(Чаллы, 2 февраль, “Татар-информ”, “Шәһри Чаллы”). Ижевски шәһәрендә 19-23 яшьлек үсмерләр арасында пауэрлифтинг буенча Россия беренчелеге үтте, дип яза "Шәһри Чаллы"газетасы.

Ярышларда Яр Чаллы исемен “Заря” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Светлана Петрова, Булат Рәхматуллин, Никита Кошко (тренер-укытучы Лариса Юрьевна Коткова) һәм Евгений Роенко (тренер-укытучы Евгений Валентинович Роенко) якладылар.

Нәтиҗәдә, Евгений Роенко Россиянең спорт мастеры нормативын үтәп, өченче урынны алды. Өч күнегү күрсәтү барышында ул барлыгы 850, 0 кг авырлык күтәргән. Моннан тыш ул, 105 кг кадәр авырлыктагы үсмерләр арасында, штанганы яткан килеш күтәрү буенча, Россия рекордын да куйды. Спортчы күтәргән авырлык 290,0 кг тәшкил итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100