news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы егете Ранил Заһриев "Беренче канал"да "Лучше всех" тапшыруында катнашты

Ул әлеге тапшыруда үзен батутта сикерүче иң оста егет буларак танытты.

(Чаллы, 21 март ,"Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллы егете Ранил Заһриев "Беренче канал"да баручы "Лучше всех" тапшыруында катнашты.Ул аның алып баручысы Максим Галкин белән генә аралашып калмады, ә бар дөньяга үзенең талантын күрсәтте, дип яза җирле басма.

Ранилга 7 яшь кенә булуына карамастан, ул "Олимпийский" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенә йөри. Нәтиҗә буларак, ул әлеге тапшыруда үзен батутта сикерүче иң оста егет буларак танытты. Үзенең сәләтен ул "Лучше всех" тапшыруы сәхнәсендә дә күрсәтте.

Өстәвенә Ранилның зур хыялы тормышка ашкан. Ул батутта сикерү бунча беренче олимпия чемпионы Александр Москаленко белән танышкан. Москаленко егетне мактап кына калмады, ә "Лучше всех" медале белән дә бүләкләде.

Шунысын да әйтергә кирәк, Ранил үскәч янгын сүндерүче һөнәрен үзләштерергә һәм айга менеп инопланетяннар белән танышырга тели.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100