news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы егете Нурлан Исламов "Голос. Дети" проектында киләсе турга узды

12 яшьлек татарстанлы 16 мең катнашучы арасыннан кастинг үтеп, Мәскәүгә чакырылган.

(Казан, 24 март, "Татар-информ", Лилия Локманова). Чаллы егете Нурлан Исламов "Голос.Дети"-4 проектында тыңлауларны үтеп, Нюша командасына эләкте. Ул "Беренче канал"дагы проекның "күрмичә тыңлау"ларында бүген иң соңгы булып чыгыш ясады.

12 яшьлек татарстанлы 16 мең катнашучы арасыннан кастинг үтеп, Мәскәүгә чакырылган. Анда исә 800 бала арасыннан иң сәләтлеләрен сайлап алганнар.

Нурлан Исламов Чаллының 4 нче номерлы музыка мәктәбендә шөгыльләнә, "Мизгел" җыр театрында солист. Нурланның гаиләсе Чаллыга Әзербәйҗаннан күчеп килгән. Гаиләдә аннан башка җырлаучылар булмавы мәгълүм.  

 

news_right_1
news_right_2
news_bot