news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы егете Мәләкәс елгасы аша күпердән сикергән

18 яшьлек егет Тукай яр буенда суда батып үлгән.

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). Мәләкәс елгасы аша күпердән сикергән Чаллы кешесенең мәетен коткаручылар табып алган. Егет күпердән сикергән һәм суда батып үлгән. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кичә кич белән 6нчы номерлы зона-коткару отряды коткаручылары Тукай яр буена килделәр. Биредә күпердән елгага 18 яшьлек егет сикергән һәм югалган. Сәгать ярым узгач Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һәлак булучының мәетен тапты, судан алып чыгып полицейскийларга тапшырдылар», – дип сөйләделәр министрлыкта.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы статистикасы нигезендә, суда һәлак булу очракларының 80 процентка якыны кешеләрнең исерек килеш, шулай ук җиһазландырылмаган урыннарда су коену аркасында килеп чыгуын искәртә. Тыелган урыннарда су коенган өчен штраф каралган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100