news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы егете, асылынган килеш, челләдә атнадан артык торган

Үзе ул уңышлы гаиләдән санала

 (Казан, 29 июнь, “Татар-информ”). Чаллы каласында йортлар арасындагы агачта 22 яшьлек егетнең асылынган гәүдәсе табылган. Бичараны агач ябалдашлары каплап торганга, үткән-сүткән кешеләр аны абайламаган да. Чынлыкта җәй челләсендә атнадан артык эленеп торган мәет бозыла башлап, начар ис таратуын исә кешеләр, хайван үләксәсе бардыр, дип уйлаган.

Егет үзе уңай гаиләдән булган, үлемгә ни этәргәне әлегә билгеле түгел, калдырган язуы да юк. 11 июньдә югалган буларак моңа кадәр эзләү игълан ителгәнлеге билгеле.
nk-online.ru шул хакта хәбәр итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot