news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы депутатлары шәһәр трамвае өчен дотация бүлеп бирү турында бәхәсләште

Автошәһәр бюджетының өстәмә керемнәрен яңа мәктәпне карап тотуга, трамвай эшчәнлегенә ярдәм итүгә һәм балалар ялын оештыруга юнәлтергә тәкъдим ителә.

(Чаллы, 21 февраль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Бүген Чаллы шәһәр советының хисап сессиясе барышында депутатлар «Электротранспорт» ҖЧҖнә муниципаль бюджетның өстәмә кеременнән 62 млн 800 мең сум бүлеп бирүне хуплады. Әмма халык ышанычлылары арасында шәһәр хакимиятенең бу инициативасына каршы чыккан кешеләр дә табылды.

Шәһәр башкарма комитетының финанс идарәсе башлыгы Ирина Сәгыйдуллина хәбәр иткәнчә, өстәмә керем акчасыннан 65нче комплекста яңа мәктәпне карап тотуга 56 млн сум, «Электротранспорт» ҖЧҖенә 62,8 млн сум, балалар ялын оештыруга 3,8 млн сум, үсмерләрне җәйге эшкә урнаштыруга 8,3 млн сум бирү тәкъдим ителә.

«Электротранспорт»ҖЧҖ өчен дотация бәхәс чыгарды. Депутат Илдар Әминов шул ук исемдәге предприятиенең аерым компаниясенә, җитәкчелекнең нәтиҗәле эшләмәвенә сылтама белән, акча бүлеп бирмәскә тәкъдим итте.

Шәһәр советы рәисе һәм Автошәһәр мэры Наил Мәһдиев трамвай шәһәр өчен мөһим социаль әһәмияткә ия булган планлы-зыянга эшләүче предприятие булуын әйтте. «Трамвай шәһәр балансына күчкәннән соң өч ел дәвамында ел саен 30 млн сум күләмендә дотацияне «КАМАЗ» ГАҖ бүлеп бирде, хәзер бу эшне шәһәр башкара», – дип аңлатты Чаллы башлыгы.

Депутат Евгений Архипов, үз чиратында, җәмәгать транспортына ярдәм итү кебек мөһим финанс мәсьәләсе муниципалитетта өстәмә керемнәр булу-булмауга бәйле булмаска тиеш, диде.

«Бу мәсьәлә ТР Финанс министрлыгы компетенциясенә керә. Кызганыч, финансларны бүлү күпмедер дәрәҗәдә җирле хакимиятләргә бәйле. Хәер, без бу хакта берничә тапкыр сөйләштек һәм сөйләшәчәкбез. Тик әлегә чынбарлык шундый, трамвай һәм башкаларга акча өстәмә керемнәр белән генә барлыкка килә. Үз ягыбыздан без салым базасын киңәйтү һәм шәһәрнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыруда эшләүне дәвам итәчәкбез. Башка юл юк», – диде Мәһдиев.

Нәтиҗәдә, депутатлар, алты халык ышанычлысыннан тыш, шәһәр трамваен тотуга 62,8 млн сум бүлеп бирү өчен тавыш бирде.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы шәһәр урамнарыннан 190 «Нефаз» юкка чыкканнан соң пассажирлар ташуда кыенлыклар туганлыгын хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100