Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллы депутатлары шәһәр программаларын раслады
Чаллы депутатлары шәһәр программаларын раслады
(Чаллы, 10 февраль, "Татар-информ", Илисә Ганиева). Бүген Чаллыда шәһәр советының ХХХ сессиясе булды, анда депутатлар 2005 елга аз керемле гражданнарны тәэмин итү, сәламәтлекне саклау һәм медицина хезмәтенең заманлашуы, мәшгульлек, телләр һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү, мәгариф, физик культура һәм спорт системасы, хокук саклау эшчәнлеген ныгыту һ.б. буенча комплекслы үсеш планын раслады. Барлыгы 9 гомумшәһәр программасы кабул ителде һәм 2005 елга шәһәр советы планы расланды.
Мондый программалар ел саен кабул ителә, аларның эчтәлеге яңа законнар һәм заман таләпләре нигезендә үзгәрә. Уку йортлары эшчәнлегенә кертелгән үзгәрешләр укучылар саны буенча билгеләнә торган нормативлы финанслауны керткән. Заман таләпләре буенча, узган ел мәктәпләр 14,2 миллион сум экономияләгән. Түләүле өстәмә белем бирү хезмәтен үстереп, 22 миллион акча эшләнелгән, әлеге акча педагогларның квалификациясен күтәрүгә китәчәк. Әйләнә-тирәне саклау һәм хокук саклау программаларына кайтаваз күп булган. Автошәһәрдә экологик халәт тотрыклы булса да, депутатлар табигать саклау эшчәнлеген көчәйтергә кирәк, яңа полигон төзергә, яшел үсентеләрне саклауны көчәйтергә кирәк, дип исәпли. Хокук саклау эшендә, депутатлар шәһәрнең Эчке эшләр идарәсенә урамнарда патруль булып йөрергә дружиначыларны җәлеп итәргә тәкъдим иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз