Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллы бьюти-блогерына урланган инвалид коляскасын кайтарганнар
Полициянең бу проблеманы хәл итүгә ММЧ һәм социаль челтәрләрне җәлеп итү тырышлыгы уңышлы булган.
(Чаллы, 18 август, «Татар-информ», Эльвира Мөхәмәтдинова). Чаллы бьюти-блогерына урланган инвалид коляскасын кайтарганнар. Бу турыда «Татар-информ»га Лилия Лотфрахманованың әнисе хәбәр итте.
Алдан «Татар-информ» агентлыгы Чаллыда блогер инвалид кызның коляскасын урлаулары хакында язган иде.
- Лилия Лотфрахманова – Татарстанның Олбрайт синдромлы танылган бьюти-блогеры. Хәзер кызның ютуб каналында 270 меңнән артык укучысы бар.
Гадәттә 7нче катта баскыч мәйданчыгында торган коляска 9 августта юкка чыккан. Колясканың юкка чыгуын кызның әнисе күргән. Күпмедер вакыт көткәннән соң Лилия полициягә мөрәҗәгать иткән.
РФ Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча матбугат хезмәте җитәкчесе Артур Муллин сөйләвенчә, урлау турында хәбәр килүгә, патруль-пост хезмәте хезмәткәрләре һәлакәттә гаеплеләрне тапканнар. Алар күрше фатирда исерткеч эчемлекләр эчеп утырган йортсыз 49 яшьлек ир-ат һәм Элеватор тавы бистәсендә яшәүче 61 яшьлек ир-ат булган. Алар коридорда инвалид коляскасын күргәннәр һәм анда йөреп килергә булганнар. Аннары колясканы ташлап, үз юллары белән киткәннәр.
Коляскада йөреп килергә уйлаган ир-атлар исерек булган, алар айныгач та колясканы кайда ташлап калдырганнарын искә төшерә алмаганнар.
Полициянең бу проблеманы хәл итүгә ММЧ һәм социаль челтәрләрне җәлеп итү тырышлыгы уңышлы булган.
«Замелекесьяда яшәүчеләр белдерүне күргәннәр һәм инвалид коляскасын өйгә кадәр китереп бирделәр, - диде «Татар-информ» агентлыгына Лилиянең әнисе Әлфия Лотфрахманова. – Мин аны юдым да өйгә керттем. Хәзер подъездда калдырмыйм”.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз