Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллы бульварлары яңартыла
Чаллы шәһәре хакиме Наил Мәһдиев "Төзекләндерүнең 5 адымы" Россия программасына кертелгән Тукай яр буен карады.
(Чаллы, 8 ноябрь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы", Зөлфия Галим). Чаллы шәһәре хакиме Наил Мәһдиев шәһәрдә бара торган төзекләндерү эшләрен даими рәвештә үзенең контролендә тота. Шушы көннәрдә ул "Төзекләндерүнең 5 адымы" Россия программасына кертелгән Тукай яр буен карады.
Мәгълүм булганча, биредә төзекләндерү эшләренең беренче чираты узган ел төгәлләнгән иде. Шөкер, икенче чираты да тәмамлану алдында. Биредә барлык кече архитектура формалары урнаштырылган. Утыргычлар, балалар уен мәйданчыгы куелган. Эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре тәүлек буена патрульдә йөри.
Тинчурин бульварына да күптән көтелгән кече архитектура формалары куелган. Моннан тыш, бульварны камералы итү максатыннан төсле утларга заказ бирелгән. Юл ике яктан киңәйтелгән, җәяүлеләр өчен яңа юл җәелгән. Ташландык бинада кибет тә эшли башлаган. Кыскасы, ГЭС бистәсендә халыкка ял итәр өчен тагын бер матур урын барлыкка килде.
"Төзекләндерүнең 5 адымы" Россиянең 319 моношәһәре өчен билгеләнгән иде. Без үзебезнең алдагы бурычны үтәдек. Тукай яр буе, Тинчурин скверы, причал, кызыну урыны, Шишкин бульвары, "Метро" мәдәни-белем бирү платформасы төзекләндерелде, мәктәп төзелде. Быелга билгеләнгән барлык проектлар тормышка ашырылды. Хәзер без Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман белән бергә төзекләндерү буенча 2018 елга эшләр турында фикер алышабыз. Берничә вариант бар. Мәсьәләләрне инвесторлар белән хәл итү мөһим. Карар кабул итәр алдыннан, шәһәр халкы белән бергә җәмәгать тыңлаулары үткәрәбез. Анда берничә проект чыгарырга җыенабыз", – диде шәһәр хакиме Наил Мәһдиев.
Чаллыны төзекләндерү буенча башкарган эшләре өчен шәһәрдәшләр шәһәр хакиме Наил Мәһдиевкә рәхмәтлеләр. "Шәһәребезнең урам, скверлары, бульварлары танымаслык итеп төзекләндерелә. Халыкка кирәкле гамәлләре өчен аңа Аллаһының рәхмәте яусын", – ди ГЭС бистәсендә яшәүче пенсионер Лениза Фәтхетдинова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз