news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы бэби-боксында ике айлык бала калдырып киткәннәр

Хәзерге вакытта сабый Кама балалар медицина үзәгенең профиль бүлегендә, аны белгечләр карый.

(Чаллы, 20 ноябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Якшәмбегә каршы төндә Чаллы бэби-боксында чираттагы ташландык балага тап булалар. «Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Кама балалар медицина үзәгенең матбугат сәркатибе Диләрә Эстрина хәбәр итте.

23.50 сәгатьтә бэби-бокста чираттагы мәртәбә сигнализация эшли башлый, шуннан соң хезмәткәрләр одеялга төрелгән ике айлык кызга юлыга. Аның янында памперслар салынган сумка, сөт шешәсе һәм имезлек, шулай ук баланы ни сәбәпле калдырып китүләрен аңлаткан язу да була.

«Хокук саклау органнары, опека һәм попечительлек органнарына бу хакта хәбәр ителә. Хәзерге вакытта сабый Кама балалар медицина үзәгенең профиль бүлегендә, аны белгечләр карый. Баланың алдагы язмышы Россия Федерациясе законнары нигезендә хәл ителәчәк», - дип хәбәр итте Диләрә Эстрина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100