news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы байкерлары ятим балалар белән очрашты

Кунаклар балаларга клублары, мотоцикл төрләре һәм аның төзелеше турында сөйләделәр.

(Чаллы, 6 июнь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). "Бергә булдырабыз" проекты кысаларында "Асылташ" балалар йортында "Стальные монстры" мотоклубы байкерлары белән очрашу үтте, дип яза җирле басма.

Кунаклар балаларга клублары, мотоцикл төрләре һәм аның төзелеше турында сөйләделәр. Байкер тормышы белән дә таныштырдылар. Егет-кызлар спортив "Honda RR" һәм "Урал" мотоциклларын аеруча да нык ошаттылар. Байкерлар исә балаларны аларга утыртып, "Асылташ" ишегалды буенча да йөрттеләр.

–Байкерларга бик нык рәхмәтлебез. Алар балаларның күңелләрен күрделәр, аларны бәхетле иттеләр. Мондый очрашулар ешрак булыр, дип ышанабыз. "Стальные монстры" мотоклубына уңышлар һәм ак юллар телибез, – дип бүлештеләр "Асылташ" балалар йортының тәрбиячеләре. Байкерлар да киләчәктә балалар белән кабат очрашырга вәгъдә бирделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100