news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы Башы авылында "Ике аккош" фестивалендә гаилә дуэтлары җырлады

Бәйрәмне Яңа Чишмә районында оештырылган “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы һәм Чаллы Башы авылы мәдәният йорты оештырды.

(Казан, 17 февраль, "Татар-информ"). 14 февраль көнне Чаллы Башы мәдәният йортында районкүләм “Ике аккош” гаилә дуэтлары фестивале узды. Бәйрәмнең оештыручысы Яңа Чишмә районында оештырылган “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы һәм Чаллы Башы авылы мәдәният йорты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фестивальнең төп максаты – татар авылларында яшәүче иҗади гаиләләрне, аларның гаилә традицияләрен барлау, аларны халыкка күрсәтү һәм яшь буынга татар моңын сеңдерү. Катнашучылар җырлап кына калмадылар, ә төрле сорауларга да җавап бирделәр, яшь буынга матур, бәхетле, озын гомерле гаиләнең нигезе нидән торуын төшендерделәр, дип язылган әлеге хәбәрдә.

Бәйгене төрле оешмалардан килгән мәртәбәле жюри бәяләде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100