news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Чаллы Башкарма комитетының элеккеге җитәкчесе үз гаебен танымый - тикшерү комитеты

Тиздән тикшерүчеләр Фәрхәд Латыйповны сак астына алу үтенече белән судка мөрәҗәгать итәчәк.

 (Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Чаллы Башкарма комитетының элеккеге җитәкчесе, 46 яшьлек Фәрхәд Латыйпов җинаять эшендә катнашы барлыгын кире кага, дип хәбәр итте РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Латыйпов бүген Чаллыда һәм Тукай районында җир кишәрлекләре үзләштерү фактына бәйле эшне тикшерү кысаларында тоткарланды. Автокала Башкарма комитетының элеккеге җитәкчесенә «Вазифаи вәкаләтләрен арттыру» һәм «Мошенниклык» маддәләре буенча гаепләү белдерелә.

Тикшерүчеләр тарафыннан Хәлиуллин белән Латыйпов эшчәнлегендә тагын бер эпизод ачыклана. Тикшерүчеләр фаразлавынча, 2013 елда берничә кешедән торган төркем Чаллыда 40 мең һәм 5 568 квадрат метр мәйданны биләгән ике җир кишәрлеген үзләштерә. Шул ук вакытта, бу эштә җирле Башкарма комитет түрәләре дә катнаша. Югарыда аталган төркем алар белән сүз куеша һәм аукцион үткәрмичә генә җир кишәрлекләрен арендага бирү турында килешү төзиләр. Шуннан соң төркем «Санрайз Капитал» ҖЧҖ кишәрлекләрен арендалау хокукын 136,5 миллион сумга сата. Шул рәвешле, дәүләткә гаять зур күләмдә зыян килә.

Латыйпов җинаять эшендә катнашы барлыгын танымый. Тиздән тикшерүчеләр аны сак астына алу үтенече белән судка мөрәҗәгать итәчәк.

Эшне тикшерү дәвам итә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100