news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы Башкарма комитетының элеккеге җитәкчесе Фәрхәд Латыйпов тоткарланган

Латыйпов моннан элегрәк «Вазифаи вәкаләтләрен арттыру» маддәсе буенча кузгатылган җинаять эше буенча тоткарланган.

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген иртән Чаллы Башкарма комитетының элеккеге җитәкчесе Фәрхәд Латыйпов тоткарланган, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Латыйпов моннан элегрәк җир кишәрлекләрен үзләштерү турындагы эшне тикшерү кысаларында «Вазифаи вәкаләтләрен арттыру» маддәсе буенча кузгатылган җинаять эше буенча тоткарланган.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, 2013 елда берничә кешедән торган төркем Чаллыда 40 мең һәм 5 568 квадрат метр мәйданны биләгән ике җир кишәрлеген үзләштерә. Шул ук вакытта, бу эштә җирле Башкарма комитет түрәләре дә катнаша. Югарыда аталган төркем алар белән сүз куеша һәм аукцион үткәрмичә генә җир кишәрлекләрен арендага бирү турында килешү төзиләр. Шуннан соң төркем «Санрайз Капитал» җәмгыяте кишәрлекләрен арендалау хокукын 136,5 миллион сумга сата. Зыянның гомуми күләме 200 миллион сумнан артып киткән.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100