Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллы башкарма комитеты: Кыз бала егылып төшкән ташландык төзелеш июньдә сатылды
Чаллының 61нче комплексында 280 урынга исәпләнгән балалар бакчасы 1992 елда ук төзелә башлаган булган.
(Чаллы, 1 август, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәмәтдинова). Чаллының 61нче комплексында кыз бала егылып төшкән ташландык төзелеш агымдагы елның июнендә сатылган булган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына автошәһәр башкарма комитетының Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе җитәкчесе Римма Мөхәмәтҗанова хәбәр итте.
Алдан “Татар-информ” бу хәл кичә кич “Алан” базары янында 61нче комплексның төзелеп бетмәгән йортында булган дип хәбәр иткән иде. 15 яшьлек кыз төрле җәрәхәтләр алган. Аны комада килеш реанимациягә илткәннәр.
“Чаллының 61нче комплексында 280 урынга исәпләнгән балалар бакчасы 1992 елда ук төзелә башлаган,. – диде Римма Мөхәмәтҗанова. - Ике катлы объект 2013 һәм 2014 елларда аукционга куелган. Әмма сатып алучылар табылмаган. 2017-2018 елларда гаризалар булмау сәбәпле, аукцион үткәрелмәгән. Объект агымдагы елның 20 июнендә сатылган. Сатып алу-сату килешүе өч көннән төзелгән, милеккә хокук теркәлгән. Куркынычсызлык белән тәэмин итү өчен яңа милекче җаваплы”.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз