news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы башкарма комитеты: Июльдә шәһәрдә карантин була дигән хәбәр дөрес түгел

Элегрәк Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Автошәһәрдә Covid-19 инфекциясеннән үлүчеләр саны югары булуы турындагы мәгълүматны кире каккан иде.

Чаллы башкарма комитеты: Июльдә шәһәрдә карантин була дигән хәбәр дөрес түгел

(Чаллы, 19 июнь, «Татар-информ», Эльвира Мәхәммәтдинова). Чаллы башкарма комитеты шәһәрнең июль уртасыннан тулысынча изоляция режимына күчүе турындагы хәбәрне фейк дип атады.

«Без бу мәгълүматны расламыйбыз. Һәм таратылган мондый хәбәрләргә тәнкыйть белән карауны сорыйбыз. Безнең һәркайсыбызның Ландыш исемле танышы булырга һәм аның туганнары яки танышларының танышлары мэриядә эшләргә мөмкин. Әмма бу хәбәргә ышанырга кирәк дигән сүз түгел», — диде мэриянең Мәгълүмат сәясәте һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе башлыгы Римма Мөхәммәтҗанова.

Элегрәк «Татар-информ» Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковның Чаллыда Covid-19 инфекциясеннән үлүчеләр саны югары булуы турындагы мәгълүматны кире какканлыгын хәбәр иткән иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot