Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе Sunrise City проекты буенча киңәшмә үткәрде
Проектның беренче этабын тапшыру 2015 елның декабренә билгеләнгән, ә сатулар 15 ноябрьдән башлана
(Чаллы, 20 октябрь, «Татар-информ»). Кичә Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев Sunrise City проекты буенча эш киңәшмәсе үткәрде.
Башкарма комитет һәм инвестор компания – “Санрайз капитал” ҖЧҖ вәкилләре катнашындагы киңәшмәдә проектны гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды. Аерым алганда, шәһәрнең баш архитекторы Ольга Никитина, хәзер объектны эшләү буенча конкурс әзерләнә, дип белдерде.
План буенча объектның беренче этабын тапшыру 2015 елның декабренә билгеләнгән, ә сатулар 15 ноябрьдән башлана. Шул сәбәпле, архитектура, шәһәр төзелеше һәм торак үсеше идарәсе җитәкчесе Илдар Әхмәтгәрәев компания вәкилләренә килешүләрнең законлы булуына һәм килешү төзү кагыйдәләренә игътибар юнәлтергә тәкъдим итте, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.
“Безнең бурыч – бу эре проектны гамәлгә ашыруда ярдәм итү, - дип билгеләп үтте башкарма комитет җитәкчесе Наил Мәһдиев. – Сез дә шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләре таләпләрен үтәргә тиеш”.
Искәртеп узабыз, проектка кертеләчәк гомуми инвестицияләр күләме 500 млн доллардан артык. 18,6 гектар территориядә 110 мең кв метр торак һәм 30 мең кв метр офис мәйданчыклары пәйда булачак. Шулай ук проектта парковкалар төзү каралган: 700 машинага - җир өстендә һәм 600 машинага - җир астында. Беренче чиратны тапшыру кысаларында 63 мең кв метр офис һәм торак мәйданы әзер булырга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз