Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе беренчеләрдән булып тавыш бирде
Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе 22нче мәктәп бинасында урнашкан 2106нчы сайлау участогына килде.
(Чаллы, 18 март, «Татар-информ»). Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин Россия Президентын сайлауда беренчеләрдән булып тавыш бирде. Бу хакта Автошәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе үзенең гражданлык бурычын Яңа шәһәрнең 17нче комплексындагы 22нче мәктәп бинасында урнашкан 2106нчы сайлау участогында үтәде. Сайлауга ул хатыны Лилия белән бергә килде.
«Мин тотрыклылык, тынычлык, Ватаныбыз һәм көчле илебез өчен тавыш бирдем», - дип җавап бирде Ринат Абдуллин журналистларның соравына.
Ул шулай ук сайлаулар аның өчен һәрвакыт зур җаваплылык булуын искәртте. «Сайлауларда катнашу – һәркайсыбызның гражданлык бурычы. Өстәвенә, бу әле бәйрәм дә», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз