Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллы башкарма комитеты хезмәткәре ришвәт алуын таныган
Тикшерүче үтенече буенча Дмитриев тикшерү изоляторыннан өй арестына күчә.
(Чаллы, 21 март, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәмәтдинова). Чаллының Архитектура, шәһәр төзелеше һәм торакны үстерү идарәсе хезмәткәре Дмитрий Дмитриевның җинаять эшендә яңа очрак турында билгеле булган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Россия Тикшерү комитетының Чаллы буенча Тикшерү идарәсе тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте.
Искәртеп үтик, Дмитриев үз кабинетында 200 мең сум алганда тоткарланган. Бизнесмен Төзелеш индустриясе базасы территориясендә склад төзелешенә рөхсәтне озайтуда булышкан өчен ришвәт биргән.
Дмитриев эшендә тагын бер очрак билгеле булган.
“Бер ел элек шул максатка ирешү өчен эшмәкәрнең 50 мең сум бирүе турында сүз бара. Дмитриев ике очракта да үз гаебен таныган. Элек ул җинаятьтә катнашы булуын кире каккан иде. Тикшерүче үтенече буенча Дмитриев тикшерү изоляторыннан өй арестына күчә. Җитәкчегә гаепләү белдерелгән”, - диде Илдар Шакиров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз