Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллы башкарма комитеты белгечен ришвәтчелектә гаепләп, тоткарладылар
Түрәгә, төзелүче объектка рөхсәт документлары алырга ярдәм иткән өчен, 200 мең сум акча биргәннәр.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”). Чаллы шәһәре башкарма комитеты бүлекләренең берсендә баш белгеч булган кешене ришвәтчелектә гаеплиләр. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 2017 ел ахырында эшмәкәр 34 яшьлек түрәдән Чаллыда база объекты төзелешенә рөхсәт документлары алуда ярдәм итүен сораган. Тегесе 200 мең сум акча хисабына ярдәм итәргә ризалашкан. Эшмәкәр исә бу хакта хокук саклау органнарына җиткергән.
Нәтиҗәдә, 30 гыйнвар көнне Башкарма комитет бинасында түрәгә 25 мең, 15 февральдә калган 175 мең сумны тапшырганнар. Шуннан соң, аны хокук саклау органнары хезмәткәрләре тоткарлаган.
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе мәгълүматлары буенча, әлеге факт нигезендә “Ришвәт алу” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Гаепләнүчегә 12 елга кадәр төрмә яный. Хәзерге вакытта ул сак астына алынган.
Тикшерү комитеты әлеге түрәне кулга алу видеосы белән уртаклашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз