news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы башкарма комитеты балалар бакчасыннан тәрбиячеләрнең эштән китүен аңлатты

Яр Чаллы шәһәренең 66 нчы балалар бакчасында ачык вакансияләр бар.

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Яр Чаллы башкарма комитеты 66 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре язган хатка реакция белдерде. Аннан күп тәрбиячеләр эштән киткән. Администрация комментариясе «ВКонтакте»социаль челтәрендәге төркемнәрнең берсендә пәйда булды.

Билгеле булмаган кеше сөйләвенчә, әлеге 12 группалык балалар бакчасында барлыгы 3 тәрбияче калган һәм алар ике смена эшләргә мәҗбүр булганнар. Физик тәрбия укытучысы, шәфкать туташы һәм методист юк. Комментарий авторы фикеренчә, тәрбиячеләрнең күпләп эштән китүе балалар бакчасының җитәкчесе алмашынуга бәйле.

Шәһәр администрациясе үз чиратында әлеге фактны тикшергән һәм бу хәлне ныклап өйрәнәчәген белдерә.

«Чынлап та, 66 нчы балалар бакчасында ачык вакансияләр бар. Тагын ике тәрбияче быел көз көне эшкә чыгар дип көтелә. Бакча җитәкчесе хезмәткәрләр эзли. Һәрхәлдә, бу мәсьәлә Мәгариф идарәсе контролендә тора», — диелә җавапта.

news_right_1
news_right_2
news_bot