news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы башкарма комитеты 504 эш бирүчегә түбән хезмәт хакы өчен шелтә белдергән

Ведомствоара комиссия эше нәтиҗәләре буенча, өстәмә рәвештә 85,2 млн салым, 189,6 млн иминият взнослары кергән.

(Чаллы, 7 август, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллы башкарма комитеты 504 эш бирүчегә түбән хезмәт хакы һәм түләнмәгән салымнар өчен шелтә белдергән. Чаллы башкарма комитетының ведомствоара комиссиясе, бирегә муниципалитет хезмәткәрләреннән тыш прокуратура һәм салым хезмәткәрләре дә керә, ярты елда 28 утырыш уздырган. Комиссия хезмәт һәм салым кануннарын бозган 504 эш бирүченене тыңлаган.

433 оешма вәкиле түбән хезмәт хакы, 61е иминият взнослары һәм салым түләмәгән өчен, 10сы хезмәт законнарын бозган өчен чакырылган.

Комиссиядән соң 106 эш бирүче үз хезмәткәрләренә хезмәт хакларын күтәргән, 700ләп хезмәт килешүен яңарткан. Консолидирацияләнгән бюджетка өстәмә рәвештә 85,2 млн салым, 189,6 млн иминият взнослары кергән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot