news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы башкарма комитет җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре агачлар утырттылар

Бу чара Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган иде.

(Чаллы, 7 май, "Татар-иинформ", "Шәһри Чаллы"). Чаллы шәһәрендә "Урман утырту көне" акциясе башланды. Анда башкарма комитет җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты, дип яза җирле басма.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев Чәчәкле бульварында идарә башлыклары, шәһәр Советы депутатлары белән берлектә аллеяга 73 миләш утыртты. Бу чара Бөек Җиңүнең  73 еллыгына багышланган иде.

Наил Мәһдиев "Шәһәр яшелләндерү хуҗалыгында" үстерелгән 7 еллык миләшне утырткач: "Агачлар, балалар кебек күп булмый. Бу мәсьәләдә сан һәм сыйфат ягыннан камиллекнең чиге юк. Сүздә түгел түгел, эш белән шәһәрне яратырга кирәк. Шуңа күрә мин иртән монда килергә вакыт таптым. Көндәлек мәшәкатьләргә сылтап, мондый акцияләрне онытырга ярамый. Шәһәребезне яшелләндерү һәм төзекләндерүдә күбрәк кеше катнашсын иде. Агачлар күбрәк булган саен шәһәрләрдә яшәве уңайлырак та, җайлырак та", – диде ул.

"Яр буе" паркында, Тукай яр буенда, Кою заводы боҗрасында, Кызыл Чаллы, Мәләкәс аръягы, Элеватор тавында шомырт, нарат, миләш, чыршы агачлары утыртылды. Шулай ук макулатура да җыелды.

Санитар-экологик ике айлык кысаларында шәһәр территориясен чистартуда 3500дән артык кеше катнашты. Барлыгы 92 гектар мәйдан чистартылды, 443 куб метр чүп-чар һәм корыган яфрак чыгарылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100