Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллы Балалар театр мәктәбе бинасы «Мәдәният» илкүләм проекты хисабына ремонтланган
Балалар театр сәнгате мәктәбе татар театры дөньясына танылган яшь режиссёр Айдар Җаббаровны, Әлмәт театрының популяр артисты Динар Хөснетдиновны биргән.
(Чаллы, 3 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). ТР Мәдәният министрлыгы журналистларны Чаллының Балалар театр сәнгате мәктәбе белән таныштырды. Журналистлар өчен Чаллыга махсус экскурсия оештырылды.
Балалар театр сәнгате мәктәбе бинасы быел «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында килгән федераль бюджет хисабына төзекләндерелеп тапшырылды. Софинанслау буларак республика бюджеты да катнашкан, Чаллы шәһәре дә үз өлешен керткән. Ремонт 60 497,1 мең сумга төшкән.
Бинаның җылыту, вентиляция, электр үткәргечләр системасы, янгын һәм сак сигнализациясе яңартылган, сантехника алыштырылган, фасады төзекләндерелгән, ишек-тәрәзәләр һәм түбә алыштырылган. Акрынлап җиһазлар алыштырыла башлаган.
Балалар театр сәнгате мәктәбе татар театры дөньясына танылган яшь режиссёр Айдар Җаббаровны, Әлмәт театрының популяр артисты Динар Хөснетдиновны биргән. Алар һәр интервьюларында әлеге театрны зурлап искә ала.
Журналистларга ремонтланган тамаша залы, хореография залы, индивидуаль дәресләр өчен кабинетлар күрсәтелде. «Бик җитди ремонт булды. Төзелешнең барлык этапларында да мәдәният министры Ирада Әюпова килеп йөрде», — диде мәктәпнең директоры Игорь Евграфов.
Татар бүлеген озак еллар дәвамында Ләлә Хәбибуллина җитәкли. «Татар бүлегендә 50ләп бала укый. Кергәндә телне начаррак белсәләр дә, без аларны татар телендә камил сөйләшерлек итеп әзерләп чыгарабыз», ди ул. Әлеге бүлек алга таба Чаллы татар дәүләт театры белән хезмәттәшлек итәргә планлаштыра.
- Балалар театр сәнгате мәктәбе Чаллыда 1991 елда ачылган. Идея авторы – ЛГИТМиК доценты Михаил Шмойлов. Мәктәп КамАЗ мәдәният сараеның “Лицедеи” театр үзәге базасында эшли башлаган.
- Хәзерге вакытта Театр мәктәбенә 5 яшьтән 17 яшькәчә 500ләп бала йөри. Алар өчен биш төркем бар: рус театр төркеме, татар театр төркеме, хореография, музыкаль театр һәм мода театры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз