news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы бакчачылык ширкәтләрендә республика һәм җирле программалар тормышка ашырыла башлады

Су алу җайланмаларын урнаштыру, җирне бораулап коелар булдыру һәм чүп-чар җыю урыннарына контейнерлар кую өчен 151 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

(Чаллы, 5 июль, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллы шәһәренә караган бакчачылык ширкатләрендә уңайлыклар булдыру буенча республика һәм җирле программалар тормышка ашырыла башлады, дип яза җирле басма.

Су алу җайланмаларын урнаштыру, җирне бораулап коелар булдыру һәм чүп-чар җыю урыннарына контейнерлар кую өчен барлыгы 151 миллион сум акча бүлеп бирелгән иде. Хәзер шушы сумманы үзләштерү бара. Ләкин әле бакчаларга юллар салу мәсьәләсе ачык кала. Моның өчен күбрәк акча кирәк.

Күп еллар сусыз интеккән бакчачылык ширкатләрендә бораулап җир асты суларын суырту үзе зур шатлык. Тиздән «Ягодка», «Дубравушка», «Весна-1», «Ромашка-1» , «Юлдыз», «Чулпан», «Автозаводский» бакчаларында су җыйгычлар куелачак һәм даими артизиан суы белән тәмин итү булачак.

Быел шулай ук электр кертелмәгән бакчачылык ширкатләренә дә тимерчыбыклар сузып аларны электр энергиясе белән тәмин итәчәкләр. Кыскасы, кайбер бакчачылык ширкатләрендә кышын да яшәргә мөмкинлекләр тудырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot