news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы бәби-боксында – тагын бер сабый

Хәзерге вакытта сабыйны шәһәрнең Балалар йортына урнаштырганнар.

 (Чаллы, 30 август, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллы бәби-боксына янә бер сабыйны калдырып киткәннәр. Опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы Роза Гернер хәбәр итүенчә аңа бер яшь тирәсе. Хәзерге вакытта сабыйны шәһәрнең Балалар йортына урнаштырганнар. Бүгенге көндә бу очрак буенча тикшерү бара. Аның барышында нарасыйның әнисе табылмаса балага яңа гаилә эзләячәкләр.

Бу инде Чаллы бәби-боксына бәйле икенче очрак. Моңа кадәр биредә калдырырлган сабый хәзер инде тулы гаиләдә тәрбияләнә. Моннан тыш, быелның апрелендә бәби-бокстан ерак түгел җир өстендә тагын бер нарасыйны калдырып киткәннәр иде.

Исегезгә төшерәбез, бәби-бокс ул яшертен рәвештә балаларыннан баш тартучылар өчен махсус булдырылган урын. Сабыйны бокска салып 30 секунд үтү белән аның ишеге ябыла һәм аны тышкы яктан беркем дә ача алмый. Шул ук вакытта хастаханә хезмәткәрләренә җайланма автомат рәвештә тавыш бирә. Бәби-бокс янында бернинди сакчылар да тормый, кидеокүзәтү җайланмалары да куелмый.

 

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot