news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы автобусларында билет бәясен арттырдылар

2022 елның 1 гыйнварыннан юл бәясе 2 сумга артачак.

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты Чаллы җәмәгать транспортында йөрү өчен яңа тарифлар билгеләде. 2022 елның 1 гыйнварыннан юл бәясе 2 сумга артачак.

Әмма 100 тапкыр йөрү өчен озак файдалану билеты белән түләгәндә аның бәясе үзгәрмәячәк һәм ул узган ел дәрәҗәсендә — 20 сум булып калачак.

Ведомство мәгълүматларына караганда, яңа тарифны билгеләү турындагы гариза белән Автошәһәр башкарма комитеты мөрәҗәгать иткән. Шәһәрдә пассажирлар йөртү белән «Электротранспорт» һәм «Пассажирлар ташу» оешмалары шөгыльләнә.

Тарифны исәпләгәндә транспортка техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау, лизинг түләүләре, ягулык-майлау материалларына чыгымнар, хезмәт хакы, социаль түләүләр һәм башка чыгымнар исәпкә алынган.

Элегрәк «Татар-информ» Чаллы һәм Тукай районында суга тарифлар артуын хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot