news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чагин Путинны «Ефәк юлы» юбилей раллиеның финишын карарга чакырды

«КАМАЗ-Мастер» командасы капитаны Россия Президенты белән очрашты һәм аны туристлык-транспорт программасы белән таныштырды.

Чагин Путинны «Ефәк юлы» юбилей раллиеның финишын карарга чакырды
kremlin.ru

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). «КАМАЗ-Мастер» командасы капитаны Владимир Чагин Владимир Путин белән очрашты, аны юбилей «Дакар» финишына чакырды һәм туристлык-транспорт программасын гамәлгә ашыру планнары турында сөйләде.

«Владимир Владимирович белән аралашуга без бик шат булдык. Моңа кадәр дәвамлы әңгәмә булса да, аның тавышында команда белән кызыксыну бар иде. Без аны узган Дакар белән кыскача гына таныштырдык.

Спорт дөньясында киләсе зур вакыйга — «Ефәк юлы» раллие, аны стартка яки финишка килергә чакырдык», - дип сөйләде дәүләт башлыгы белән очрашудан соң «КАМАЗ-Мастер» командасы капитаны.

Чагин шулай ук Путинны яңа программа белән таныштырды - бу Россия территориясе буенча 10 туристик-транспорт өлешен булдыру.

Команда капитаны, безнең илдә туризмны киңәйтү буенча Россия Президентының инициативасын гамәлгә ашыру өчен үз тәҗрибәләрен кулланырга әзер, диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100