Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чабаксарда укучыларга Муса Җәлил турында документаль фильм күрсәткәннәр
Герой-шагыйрь турындагы докменталь фильмның беренче тамашачылары 49 нчы номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән транспорт һәм төзелеш технологияләре техникумы студентлары булган.
(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Чабаксар шәһәрендә «Үлемсезлеккә хөкем ителгән» дип аталган кинокартинаны тәкъдим итү чарасы узган.
Чабаксар шәһәрендә 49 нчы номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм транспорт һәм төзелеш технологияләре техникумы студентларына татар шагыйре Муса Җәлил турында документаль фильм күрсәткәннәр. Алар әлеге фильмның беренче тамашачылары булган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты яза.
«Үлемсезлеккә хөкем ителгән» кинокартинасын төшерүдә Санкт-Петербург шәһәре, Ленинград өлкәсе татар җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашкан. Фильмда архив аудио-видео материаллары: Муса Җәлил шигырьләренең, татар халык җырларының язмалары да кулланылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз