news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чабаксарда укучыларга Муса Җәлил турында документаль фильм күрсәткәннәр

Герой-шагыйрь турындагы докменталь фильмның беренче тамашачылары 49 нчы номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән транспорт һәм төзелеш технологияләре техникумы студентлары булган.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Чабаксар шәһәрендә «Үлемсезлеккә хөкем ителгән» дип аталган кинокартинаны тәкъдим итү чарасы узган.

Чабаксар шәһәрендә 49 нчы номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм транспорт һәм төзелеш технологияләре техникумы студентларына татар шагыйре Муса Җәлил турында документаль фильм күрсәткәннәр. Алар әлеге фильмның беренче тамашачылары булган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты яза.

«Үлемсезлеккә хөкем ителгән» кинокартинасын төшерүдә Санкт-Петербург шәһәре, Ленинград өлкәсе татар җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашкан. Фильмда архив аудио-видео материаллары: Муса Җәлил шигырьләренең, татар халык җырларының язмалары да кулланылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot