news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чабаксарда Татарстан сәнгать осталары концерты "Туган тел" җыры белән тәмамланды

Төрле милләт вәкилләре киемнәреннән биючеләр чыгышы төрле халыкларның аңлашып дустанә яшәүләре чагылышы булды.

Чабаксарда Татарстан сәнгать осталары концерты "Туган тел" җыры белән тәмамланды
Расих Фасхутдинов

(Чабаксар, 7 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Чабаксарда Татарстан сәнгать осталары концерты "Туган тел" җыры белән тәмамланды.

Кичә Чувашстан Республикасы Чабаксар шәһәрендә, федераль Сабан туе кысаларында, Татарстан сәнгать осталары концерты узды.

  • Чувашстанда татарлар республиканың көньяк-көнчыгыш өлешендә тупланган. 16 гасырда ук татарлар диаспорасы оешкан. Чыгышы белән Чувашстаннан булган Татарстанда яшәүче галимнәр, дин эшлеклеләре, язучылар, спортчылар атап үтелде. Фәтхи Борнаш, Мөнирә Булатова, Ркаил Зәйдулла, Җәүдәт Сөләйманов шундыйлардан.

Чуваш дәүләт опера һәм балет театрында үткән концертны тамаша кылучыларны Чувашстан Республикасы башлыгы Михаил Игнатьев сәламләде. "Мин чын күңелемнән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, аның командасына рәхмәтемне белдерәм", - диде ул.

Игнатьев милли-мәдәни автономия рәисләренең биредә очрашып, фикер, идеяләрен уртаклашу ягыннан Сабан туеның әһәмиятле бәйрәм булуын әйтте. "Безнең көч бердәмлектә. Татарларның һәм башка халыкларның уникаль культурасы Россия халкының аерылгысыз өлеше булып тора", - дип Чувашстан башлыгы сәнгать һәм мәдәният осталарына концерт һәм күргәзмә өчен рәхмәтен әйтте.

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Татарстан Президенты, Хөкүмәте, Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән сәламләде.

Милли шура рәисе 8 июльдә Татарстанның Нурлат районында чувашларның милли бәйрәме "Уяв" билгеләп үтеләчәген билгеләп үтте. "Татарстанда барлык халыклар дус яши. Татарстан җитәкчелеге эшне һәр милләт үз милли бәйрәмнәрен билгеләп үтәрлек итеп оештырды. Без теге яки бу милләтләр компактлы яшәүче районнарны билгеләдек. Узган якшәмбедә Балтач районында без удмурт халык бәйрәмен уздырдык. 8 июльдә Татарстанның Нурлат районында чувашларның милли бәйрәме "Уяв" билгеләп үтеләчәк. Шул рәвешле, без традицияләрне, гореф-гадәтләрне саклап калырга ярдәм итәбез. Иң яраткан бәйрәмебез, әлбәттә, Сабан туе", - диде ул.

Васил Шәйхразиев Чувашстан Республикасында Сабан туен оештыручыларның әзерлек барышында барлык бурычларны төгәл куюын мактау сүзләре белән билгеләп үтте.

"Сабан туена барып, бердәмлегебезне күрсәтеп, "менә, татарлар кайда гына яшәсәләр дә, үзләренең иң яраткан бәйрәмнәре Сабан туйларына килеп, шулай матур итеп ял итә беләләр" дип әйтерлек булсын. Язгы кыр эшләре инде күптән төгәлләнде, безнең бурыч - шушы бәйрәм аша авыл хезмәтчәннәре эшен данлау. Иң мөһиме - көз җитеп, ашлыкны амбарларга салсак, бездән дә бәхетле кеше булмас", - диде Васил Шәйхразиев.

"Ашаган белми, тураган белә", - дип вице-премьер концертны оештыруга Мәдәният министрлыгы зур өлеш керткәнен әйтте һәм артистларга рәхмәтен җиткерде. 

Концерт барышында сәхнәне күбрәк Татарстан Республикасының җыр һәм бию дәүләт ансамбле тотты. Төрле милләт вәкилләре киемнәреннән биючеләр чыгышы төрле халыкларның аңлашып дустанә яшәүләре чагылышы булды.

Тамаша Татарстан вәкилләре көче белән әзерләнсә дә, җирле милләттәшләр дә программага үз чыгышын керткән. Чуваш татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов җитәкчелегендәге "Мишәр" җыр һәм бию халык ансамбле, Ялкын" халык вокаль ансамбле, "Тамчы" балалар ансамбле чыгыш ясады. "Дуслык" ансамбле катнашында аутентик музыканы алга сөргән чыгышны тамашачылаи җылы кабул итте.

Концертта, шулай ук, Чулпан Йосыпова, Түбән Каманың "Нардуган" җыр һәм бию ансамбленең балалар төркеме, Рамил Айметдинов, Карина Зиганшина, "Болгар кызлары" триосы, чыгышы белән Чувашстаннан Азат Абитов, "Казан егетләре" төркеме чыгыш ясады. Зәйнәб Фәрхетдинова исә, "Талпынам" җыры белән концерт программасына нокта куйды. Иң ахырдан барлык җырчылар күмәкләшеп һәм зал да аягүрә басып, "Туган тел" җыры башкарылды.

  • Бүген исә, Чабаксарда Сабан туе гөрләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100