news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чабаксарда Татарстан сәнгать осталары концерты башланды

Концерт тәмамлангач, Татарстан Президенты исеменнән кабул итү тантанасы узачак.

(Чабаксар, 6 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бу минутларда Чувашстан Республикасы Чабаксар шәһәрендә Чуваш дәүләт опера һәм балет театрында Татарстан сәнгать осталары концерты башланды. Мәдәни чара федераль Сабан туе кысаларында үткәрелә.

Сабан туе алды концертларына чакырылучылар белә: мондый урынга иртәрәк килүең хәерлерәк. Концерт алдыннан Татарстан осталарының кул эшләре күргәзмәсен карый торырга була. Шуңа күрә театр бинасына халык концерт башланырга бер сәгать алдан ук агыла башлады.

Биредә Кукмара киез итекләре һәм башка киез аяк киемнәре, исеме яхшы таныш Алсу Мөсавированың милли бизәкле эшләнмәләре, милли бизәкле камзуллар, калфаклар, сумкалар, милли курчаклар, курайлар һәм башкалар тәкъдим ителгән иде.

Концертта Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге, Чувашстан башлыгы Михаил Игнатьев катнаша.

Концерт тәмамлангач, Татарстан Президенты исеменнән кабул итү тантанасы узачак. Иртәгә исә, төп мәйданда Сабан туе ачылачак.

  • Чувашстанда татарлар халык саны буенча өченче урында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100