news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чабаксарда "Рәссам-мирас" татар рәссамнары күргәзмәсе ачылды

Чабаксарда Чуваш Республикасының иҗтимагый-мәдәни татар хәрәкәтенең 30 еллыгы уңаеннан чаралар бара.

(Чабаксар, 6 декабрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Чуваш республикасының башкаласы Чабаксар шәһәрендә иҗтимагый-мәдәни татар хәрәкәтенең – 30, Бөтентатар иҗтимагый-мәдәни үзәкнең – 20, Чуваш Республикасының милли-мәдәни татар автономиясенең 10 еллыгы уңаеннан чаралар бара.

Тамаша Чуваш республикасының Халыклар дуслыгы йортында 14.00 сәгатьтә башланды. Килгән кунаклар беренче булып Чуваш Республикасы рәссамнары күргәзмәсе ачылышын күрде. Күргәзмәдә Вагыйз Камалетдинов, Мидхәт Шакиров, Вәсилә Заһретдинова, Илгиз Заһретдинов һәм Илгизәр Басыровның эшләре тәкъдим ителде.

"Чуваш Республикасындагы 37 мең татар арасында 5 профессиональ рәссам булу – безнең зур байлыгыбыз. Алар барысы да танылган, дан казанган рәссамнар. Кемдер бу дөньяда байлыгын йортлар, машиналар белән күрсәтә, ә менә рәссамнарыбыз халкыбызның байлыгы", – диде Чуваш Республикасының татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров рәссамнарга һәм килгән кунакларга Татарстан һәм Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән сәламнәрен җиткерде.

"Чуваш Республикасында милли-мәдәни автономиянең эшчәнлеге бик актив. Монда килгән кунакларның барысын да Татарстан белә, таный, данлыклый. Бу 5 татар рәссамы Татарстан белән Чуваш республикасын берләштерүче күпер булып тора. Рәсемнәрдә татар яшәеше, татар рухы чагылдырылган", – диде Данис Шакиров.

Чуваш Республикасының лаеклы рәссамы, Россиянең рәссамнар союзы әгъзасы Вагыйз Камалетдинов "Татар-информ" хәбәрчесенә күргәзмәдә урын алган рәсемнәре турында сөйләп китте.

"Монда минем соңгы ике елда төшерелгән рәсемнәрем урын алды. Алар барысы да Кырымда эшләнелде. Кырым үзенчәлеге белән рәссамнарны үзенә тарта. Күргәзмәдә 15е урын алды", – диде ул.

Данис Шакиров һәм Фәрит Гыйбатдинов рәссамнарга үзләренең истәлекле бүләкләрен һәм рәхмәт хатларын тапшырды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100