Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Чабаксарда федераль Сабан туе абсолют батыры билгеле булды
Быел төп бүләк - Татарстан Президентыннан автомобильне батырлар арасында лотереяга уйнаттылар.
(Казан, 7 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Чабаксарда уза торган федераль Сабан туе абсолют батыры билгеле булды. Тәкә Мари Элга Муса Галләмовка китә.
- Мусаның федераль Сабан туенда икенче мәртәбә батыр калуы. Ул 2015 елда Красноярскида батыр калган иде.
Быел төп бүләк - Татарстан Президентыннан автомобильне батырлар арасында лотереяга куярга уйлаганнар. Бу хакта Муса "Татар-информ" хәбәрчесенә әйтте.

Алты батыр арасында лотерея уйнатканнан соң, автомобиль ачкычын Чувашстанның Шыгырдан авылыннан Ринас Сатдаровка тапшырдылар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз