news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Чабаксарда дәүләт–шәхси парнтерлык механизмнары хакында фикер алышалар
Конференциядә РФ Дәүләт Думасының икътисади сәясәт һәм эшкуарлык комитеты әгъзасы, Татарстаннан депутат Хафиз Салихов төп доклад белән чыгыш ясады
Скопировать ссылку
(Мәскәү, 17 июнь, “Татар–информ”). Кичә Чуашстан башкаласында “Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Кризиска каршы чараларны гамәлгә ашыру шартларында дәүләт–шәхси патнерлык механизмнары” дигән темага Халыкара конференция башланды.
Конференциядә Россия һәм Идел буе федераль округы төбәкләре хакимиятенең закон чыгару һәм башкарма органнары вәкилләре, Россия Федерациясе төбәкләренең Төбәк банклары һәм башка финанс институтлары ассоциациясе, консультация компаниясе җитәкчеләре, сәламәтлек саклау, мәгариф, торак һәм башка өлкәләрдә федераль һәм төбәк максатчан программалары һәм проектларын гамәлгә ашыруда катнашучы оешма вәкилләре катнаша.
Кичә узган пленар утырышта өстенлекле төбәк проектларына инвестицияләр кертү һәм Идел буе федераль округы төбәкләре үсеш стратегияләрен гамәлгә ашыру өчен дәүләт–шәхси партнерлык мәсьәләләре каралды.
Конференциядә РФ Дәүләт Думасының икътисади сәясәт һәм эшкуарлык комитеты әгъзасы, дәүләт–шәхси партнерлык буенча ярдәмче комитет җитәкчесе, Татарстаннан депутат Хафиз Салихов төп доклад белән чыгыш ясады. Ул Россиядә дәүләт–шәхси партнерлыкның норматив–хокукый базасына анализ ясады. Депутат ассызыклап үткәнчә, икътисади кризис, финанс ресурсларына кытлык шартларында “шәхси секторга дәүләт ярдәменнән башка исән калу бик авыр”. Х.Салихов үз чыгышының зур өлешен федераль законнарны камилләштерү һәм әлеге өлкәдә төбәк законнарын эшләү зарурлыгына багышлады. Ул конференциядә катнашучыларга әлеге юнәлештә ниләр эшләнүе һәм нинди чаралар күрергә кирәклеге хакында сөйләде, конкрет тәкъдимнәр әйтте.
Бүген конференция үз эшен дәвам итә. Анда катнашучылар игътибарына дәүләт–шәхси партнерлык шартларында гамәлгә ашырылучы төбәк инфраструктурасын үстерүдә кайбер проектлар тәкъдим ителәчәк. Аларның презентациясе белән проектта катнашучы компанияләр һәм хакимият органнары вәкилләре чыгыш ясаячак. Ике проектны яклауда башка төбәкләр белән бергә Татарстан да чыгыш ясар дип көтелә. Атап әйтәкәндә, бу – су белән тәэмин итү һәм сутараткыч , Идел буе бассейнын саклау (Ростов өлкәсе һәм Татарстан Республикасы мисалында), транспорт инфраструктурасы һәм шәһәр транспортын үстерүгә (Санкт–Петербург, Казан, “Белкомур” төбәкара проекты мисалында) бәйле проектлар.
Бүгенге пленар утырышта РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота, Чуашстан Республикасы Президенты Николай Федоров, Дәүләт–шәхси партнерлык үзәге директоры Александр Баженов, РФ Икътисади үсеш министрлыгы, Внешэкономбанк, Идел буе федераль округы вәкилләре чыгыш ясаячак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot