Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чабаксарда чуаш һәм татар авангард сәнгатенә багышланган "APTĂRA-fest" узачак
Чуашларның “аптăра” сүзе белән татарларның “аптырау” сүзе бер мәгънәгә ия, шуңа күрә фестивальдә "аптырарлык" программа көтелә.
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ) 17 ноябрьдә Чуашстанның Чабаксар шәһәрендә заманча чуаш һәм татар мәдәниятенә багышланган “APTĂRA-fest” фестивале узачак, дип хәбәр итә Чуашстанның Батыр районы “Авангард” газетасы.
Бәйрәм кичәсе Чабаксар сәнгать театры бинасында үтәчәк. Чуашларның “аптăра” сүзе белән татарларның “аптырау” сүзе бер мәгънәгә ия. Шуңа күрә ике милли мәдәнияткә багышланган фестивальдә “аптырарлык” программа әзерләнә. “Без сезгә моңа кадәр күрмәгән, сез белмәгән татарларны һәм чуашларны күрсәтәчәкбез. Милли республикаларның да сәнгате авангард була ала. “APTĂRA-fest” – ул традицион һәм гадәти булмаган традицияләрнең берләшүе”, — дип вәгъдә итә фестивальне оештыручылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз