news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаңгы ярышларында күчмә кубок 1нче урынны яулаган Теләче урта мәктәбе командасына бирелде

Олы Нырсы урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары арасында чаңгы ярышы узды.

(Теләче, 30 гыйнвар, “Татар - информ”, "Теләче"). Теләче районы Олы Нырсы урта мәктәбендә укучыларның сәламәтлегенә зур игътибар бирелә. Шул максаттан биредә 2015-2020 еллар өчен “Мәктәп –сәламәтлек” дип исемләнгән инновацион программа эшли. Икенче ел рәттән Олы Нырсы мәктәбе районда “Сәламәт мәктәп” дип исемләнгән инновацион мәйданчык булып тора. Шул уңайдан әлеге мәктәптә балалар арасында чаңгы ярышы узды, диелә район хәбәрендә.

Чаңгы ярышы тантаналы шартларда башланып китте. Район мәктәпләреннән килгән 1 - 4 сыйныф укучылары беренче тапкыр чаңгы ярышында катнашты. Укытучы апалары, абыйлары балаларның аяк киемнәрен киертеп, тагын бер кат киңәшләрен биреп ярышка озатты. Иң элек стартка беренче, икенче сыйныфта укучы кызлар басты. Алар чаңгы юлында күренүгә мөгаллимнәр янә дулкынлана башлана. “Әйдә аз гына калды, финишка җитәсең”, - дигән тавышлардан бар тирә- як яңгырап торды. Алай гына түгел, финишка санаулы адымнар калганда тау бар иде. Кечкенә кызлар өчен бу җиңелләрдән булмады. Чаңгы артка тарта, шул арада егылып киткәнеңне сизми дә каласың. Укучыларның остазлары бу юлы да аптырап тормады, таудан менә алмый торган кечкенәләрне этеп менгерде. “Беренче тапкыр бит әле алар, күрәсезме, чаңгысыннан да кечрәк”, - диде алар хөкемдарларга.

Кызларны беренче, икенче сыйныфта укучы малайлар алыштырды. Соңыннан өченче, дүртенче сыйныф укучылары үзләренә тиешле чакырымнарны узды. Һава торышы бик җылы булмаса да, балалар, үзләре бәйгедә катнашканнан соң, иптәшләренә дә көч биреп торды. Олы Нырсы урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен дә бу зур бәйрәм булды. Алар чаңгы ярышын тамаша кылды. Кечкенәләр өчен чаңгы ярышы беренче тапкыр үткәрелсә дә, Олы Нырсы мәктәбе аны тиешле дәрәҗәдә оештырган иде. Бәйге вакытында башланып китте. Чаңгы трассында югары сыйныф укчылар йөреп торды. Егылган малайларга, кызларга ярдәм кулы суздылар. Чакрымнар зур булмаса да, беренче тапкыр ярышта катнашу, һәр бала өчен зур җиңү булды. Бәйге тәмамлангач, җиңү яулаган кызларга, малайларга махсус ясалган медальләр, Мактау грамоталары тапшырылды. Күчмә кубок беренче урынны яулаган Теләче урта мәктәбе командасына бирелде. Командалар арасында икенче урынга Шәтке урта мәктәбе чыкты. Өченче урынны Олы Нырсы урта мәктәбе яулады диелә район басмасында.

news_right_1
news_right_2
news_bot