news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаңгы спортын үстерүдә Балтач районы аз акчага күп эш башкара – Илшат Фәрдиев

Районда - яктыртылган чаңгы трассасы, күңел биреп эшли торган хезмәткәрләр бар һәм иң мөһиме - әлеге спорт төрен яратучы халык яши.

Чаңгы спортын үстерүдә Балтач районы аз акчага күп эш башкара – Илшат Фәрдиев
Ильнар Тухбатов

(Казан, 4 май, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Бүген Казанда республиканың Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе узган сезонга йомгак ясады. Әлеге спорт төренең авыл һәм районнардагы бүгенге торышын Балтач районы мисалында карарга булдылар. Районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин сүзләренчә, Балтачның географик урнашуы ук төбәктә чаңгы спортының үсешенә юл ача. Районда яктыртылган чаңгы трассасы, күңел биреп эшли торган хезмәткәрләр бар һәм иң мөһиме - әлеге спорт төрен яратучы халык яши, диелде.

"Төбәктә, республиканың иң төньяк районы булганлыктан, карда күнегүләрне башкаларга караганда 10-15 көнгә  алданрак башлау мөмкинлеге бар. Районда өч чаңгы трассасы бар. Шуларның берсе район үзәгендә булса, калган икесе - авылларда. Игътибар итсәк, халыкның күпчелеге чаңгыда кичен чыга. Шуңа да трассаның бер өлешен үзебезнең өстәмә керемнәр хисабына яктыртып, чаңгы спорты белән шөгыльләнүчеләр санын өч тапкырга арттыра алдык. Инде хәзер бездә төнге чаңгы ярышлары да уза", – ди Рөстәм Заһидуллин.

Районда чананы кыштан әзерләүнең мөһимлеген аңлап, чаңгычылар әзерләүдә зур роль уйный торган җәйге чаңгы-роллер трассасы да булдырганнар. Рөстәм Заһидуллин сүзләренә караганда, моның өчен 2 миллион сум акча сарыф ителгән.

"Балтач районы аз чыгымнар хисабына, чаңгы спортын үстерү буенча зур эш башкара. Әлеге спорт төрен үстерү буенча Балтачта башкарылган эшләрне башкаларга үрнәк итеп куярга була", – дип фикерен җиткерде Татарстанның Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Фәрдиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100