Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Чаңгы спорты үсештә булган төбәктә эшләве дә рәхәт – Елена Вяльбе
Татарстан чаңгычылары кышка әзерләнә.
(Казан, 2 октябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Узган ял көннәрендә Зәй шәһәрендә “Ялта-Зәй” спорт-әзерлек үзәгендә чаңгычы-узышчыларның гомуми физик әзерлеге буенча җәйге Татарстан беренчелеге һәм чемпионаты узды.
Программага кросс һәм чаңгы-роллерда узышу кергән иде. Анда Татарстан җыелмасына кергән чаңгычылар гына түгел, балалар спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, гомумән, чаңгы спорты белән шөгыльләнүчеләр – 18 командадан 152 кеше катнашты.
“Ялта-Зәй”дә җәйге һәм көзге айларда алда торган кышкы сезонга әзерлек бер көнгә дә туктап тормады. Бу аңлашыла да: чөнки әлеге үзәк – Татарстан чаңгычыларының төп әзерлек базасы. Шуңа да, әзерлекне тикшерү өчен, чемпионат һәм беренчелек тә биредә уза”, – диделәр “Татар-информ”га Татарстанның чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе матбугат хезмәтеннән.

Чемпионатта кросс ярышларында үз төркемендә Диләрә Сабирҗанова (Түбән Кама), Дарья Зубарева (Зәй), Ярослав Рыбочкин (Татарстан җыелмасы әгъзасы), Владислав Варламов (Казан) җиңү яулаган.
Ә чаңгы-роллерда узышуда Ирина Полежаева (Зәй), Станислав Попов (Зәй), Гөлшат Шиһапов (Сарман), Виктор Ермилин (Спас) җиңүче булган.
Уңышка ирешүчеләрне бүләкләү тантанасында Россия Чаңгы узышлары федерациясе Президенты Елена Вяльбе, Олимпия чемпионы Николай Зимятов та катнашкан.

“Чаңгы спорты үсештә булган төбәктә эшләве дә рәхәт. Биредә заманча чаңгы базалары төзелә, халыкара класслы трассалар салына. Иң мөһиме, республика җитәкчелеге әлеге спорт төренә тиешле игътибар бирә. Шуңа да Татарстан чаңгычылары Россия һәм халыкара ярышларда ышанычлы рәвештә лидерлар сафында атлый”, – дигән Елена Вяльбе.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз