news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаңгы базасында “КукморSkiмарафон-2018” үткәрелде

Җиңүчеләргә Кукмара киез итек-киез комбинаты әзерләгән бүләкләр тапшырылды.

(Кукмара, 22 гыйнвар, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара шәһәренең иң матур урыннарының берсендә - чаңгы базасында чаңгыда узышу буенча төбәкара “КукморSkiмарафон-2018” үткәрелде, дип яза район газетасы.

Ярышка республикабызның Казан, Яшел Үзән, Түбән Кама, Яр Чаллы, Арча, Кукмара шәһәрләреннән, Балтач, Саба, Әтнә районнарыннан һәм Киров өлкәсеннән 80нән артык спортчы катнашты. Алар арасында якташыбыз, СССР чемпионы, чаңгыда узышу буенча Идел буеның алты тапкыр чемпионы Ания Галимуллина, ике тапкыр параолимпия чемпионы һәм 2014 елда Сочида үткән кышкы параолимпия уеннарының көмеш медаль иясе Рушан Миннегулов, биатлон буенча өч Олимпиадада катнашкан Елена Гороховалар да бар иде. Ярыш программасы буенча 15нче һәм 25 чакрым араны ирекле стильдә узу каралган иде.

25 чакрым араны 18-29 яшьлекләр арасыннан Нырьядан Андрей Туктамышев - 3, Максим Исаев - 5, Иске Юмьядан - Алексей Рамазанов -6, Виктор Арсентьев - 8, Поч. Кучуктан Константин Сәйфетдинов - 10, Каенсардан Айзат Закиров - 14, Булат Таҗиев -15 урыннарны алдылар. 30-39 яшьлекләр арасында “Олимп”тан Раниф Сабирҗанов - 4, Зур Кукмарадан Радик Сабирҗанов - 6, Илнар Сабиров -7 урыннарны бүлештеләр. 40-49 яшьлекләр арасында Кукмарадан Руслан Сабиров - 2, Югары Комардан Николай Егоров -11 урыннарда калдылар. 50-59 яшьлекләр арасында Зур Сәрдектән Раиф Хәсәнов - 8, Нырьядан Вячеслав Васильев - 10, Вахиттән Рәшит Гарифуллин - 11, 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында район үзәк дәваханәсеннән Фоат Шәймәрдановлар 8 булып килделәр. Җиңүчеләргә Кукмара киез итек-киез комбинаты әзерләгән бүләкләр тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100