news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чәйни торган тәмәкене тыюны Казан Кремлендә хупладылар

Әлегә чәйни торган катнашманы саткан һәм тараткан өчен җәза биреп булмый, моның төп кыенлыгы да шунда.

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Ата-аналарның чәйни торган тәмәкенең (снюс) контрольсез сатылуына борчылуын Казан Кремлендә аңлыйлар һәм аны тыячакларына өметләнәләр. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Кызганыч ки, чәйни торган тәмәке тыелган матдәләр исемлегенә кертелмәгән. Ул ирекле рәвештә сатыла, снюсны саткан һәм тараткан өчен җәза бирү каралмаган», - диде Галимова.

Ул әлеге вазгыятьне тарта торган наркотик катнашмалар – спайслар барлыкка килү белән чагыштырды.

«Спайсларга бәйле тарихны хәтерлисезме. Башта ул ирекле рәвештә сатыла иде, соңыннан закон чыгаручылар аны тыелган препаратлар исемлегенә кертте», - дип искәртте Казан Кремленең рәсми вәкиле.

Препаратны тыелган матдәләр исемлегенә керткәндә, аның составы күрсәтелә. Әмма составын үзгәрткән очракта, аны тагын ирекле рәвештә сатарга мөмкин, җитештерүчеләр кайчагында моннан файдалана да, дип өстәде Галимова.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100