Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Чәйлик – татарча сөйләшик” татарча аралашулар клубы китап базарында очрашты
"Бүген берничә мең китабым бар: күбесе рус телендә, ләкин татарча язылганнары да әз түгел”, - ди Таһир Тайсин.
(Казан, 21 гыйнвар, ”Татар-информ”, Миләүшә Гафурова). “Чәйлик – татарча сөйләшик” татарча аралашулар клубы китап базарында букинист Таһир Тайсинның китап склады белән танышты. Чарада "Татар-информ" хәбәрчесе дә катнашты.
“Чәйлик – татарча сөйләшик” аралашулар клубында татарчаны камил белүчеләр дә, яңа өйрәнеп килүчеләр дә бар. Аларның максаты – татар телен камилләштерү һәм татарча аралашуны арттыру. Клубның соңгы җыелышу урыны – букинист Таһир Тайсинның китап склады иде. Иң элек “чәйлик”челәр китап базары белән танышып, үзләрен кызыксындырган җыентыкларны сатып алдылар. Таһир Тайсинның китап складына эләккәч, әлеге базарның килеп чыгу тарихы турында әңгәмә булды. Базар үзе 1970нче елларда барлыкка килгән икән, анда һәр якшәмбе көнне кызыклы китап табып була.
“Яхшы китапка тап булу өчен иртәрәк килергә кирәк,” – ди Таһир Тайсин. Ул үзе китап җыю белән инде 25 ел дәвамында шөгыльләнә, Казанда китапларны 10 ел элек җыя башлаган.
“Иң беренче кызыксынган китабым Муса Җәлил турында язылган 1962нче елгы “Маленький Муса” булды. Ул вакытта Пермьдә яши идем. Бүген берничә мең китабым бар: күбесе рус телендә, ләкин татарча язылганнары да әз түгел”.
Таһир Тайсин букинист һөнәренең үзенчәлекләре һәм, гомумән, үзенең язмышы турында сөйләде.
“Чәйлик”челәр очрашу барышында 1930нчы елларда басылган латин хәрефле татарча китаплар белән танышты, иске татар имләсе турындагы дәресне тыңлады, үз исемнәрен иске имләдә язарга өйрәнде. Телне камилләштерү максатыннан төрле уеннар үтте. Очрашу китаплар һәм татар теле турында сөйләшеп, чәй эчү белән тәмамланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз