Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Өч яшьлек улын үтергән ана кеше психик авырулар хастаханәсенә җибәреләчәк
Фаҗига узган елның октябрендә булган. 32 яшьлек хатын-кыз иреннән көнләшеп, кечкенә улын үтергән һәм 7 яшьлек улын каты яралаган.
(Казан, 3 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда өч яшьлек улын үтергән ана кеше психик авырулар хастаханәсенә җибәреләчәк. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
«Суд-психиатрик экспертлар комиссиясе хатын-кызда хроник психологик тайпылыш билгеләрен ачыклаган. Бу аны үз холкын аңлаудан, үз гамәлләренең иҗтимагый куркынычсызлык тудыруын һәм алар белән идарә итү мөмкинлегеннән мәхрүм итә», — диде Шептицкий.
Суд Чаллыда яшәүче хатын-кызны психик авырулар хастаханәсендә мәҗбүри дәвалау турында карар кабул иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз