news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Өч яшькәчә балаларга урын булдыру мәсьәләсен 2021 елга кадәр хәл итү кирәк – Президент

Рөстәм Миңнеханов күп балалы гаиләләр базасында гаилә мәктәпкәчә белем бирү төркемнәрен булдыру мәсьәләсе актуальлеген әйтте.

Өч яшькәчә балаларга урын булдыру мәсьәләсен 2021 елга кадәр хәл итү кирәк – Президент
Александр Эшкинин

(Кукмара, 23 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 елга кадәр 3 яшькә кадәр балаларны бакчаларда урын белән тәэмин итү мәсьәләсен тулысынча хәл итәргә кирәклеген әйтте. Кукмарада Татарстан мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республикакүләм август киңәшмәсенең пленар утырышында уд демографик вазгыять мәсьәләсенә тукталды.

Рөстәм Миңнеханов “Демография” ведомствоара проектының балалар бакчаларында урын җитмәү проблемасын хәл итүгә йөз тотканын билгеләп узды. Ул проект мәктәпкәчә белем бирү оешмалары челтәрен киңәйтүдән гыйбарәт. Президент Татарстанда соңгы 5 елда балалар бакчаларында 31 меңнән артык яңа урын булдырылганын белдерде.

“2021 елга кадәр 3 яшькә кадәр балаларга бакчаларда урын булдыру мәсьәләсен тулысынча хәл итәргә кирәк. Татарстан инде бу эшкә кереште. Алдагы ике елда 6 мең урынга исәпләнгән 29 яңа балалар бакчасын төзү ниятләнә”, - диде республика җитәкчесе.

Президент мәктәпкәчә белем бирүнең үтемлелеге проблемасын хәл итү өчен, вариатив формаларын киңәйтү кирәклеген билгеләде. “Туу күрсәткечләрен арттыру буенча илдә башкарыла торган чаралар белән беррәттән, күп балалы гаиләләр базасында мәктәпкәчә белем бирү гаилә төркемнәрен булдыру мәсьәләсе актуаль. Безнең бу юнәлештә тәҗрибәбез бар, ләкин мондый төркемнәр ачарга теләүчеләр төрле каршылыкларга юлыга”, - дип ул тиешле ведомстволарга бу мәсьәләне хәл итүдә теләктәшлек күрсәтергә кирәклеген белдерде.

ТР вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов докладында соңгы өч елда балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр саны 8,5 меңгә артканын һәм ел башына аларның саны 22 меңгә җиткәнен белдерде. Министр балалар бакчалары мөдирләре һәм педагогларының профессиональ компетентлыгын арттыру буенча эшләргә кирәклеген әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100