Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Чәршәмбе көнне Татарстанда яңгыр сибәләячәк, төнлә юлларда бозлавык булырга мөмкин
Синоптиклар шул хакта кисәтә
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразынча, иртәгә республикада урыны белән күз күреме 500 метр һәм аннан да азрак тәшкил иткән томан көтелә. Моннан тыш, аязучан болытлы һава, урыны белән пыскак яңгыр, ә төнлә юлларда бозлавык булуы ихтимал.
Төнлә термометр баганасы 4 градус салкынны күрсәтсә, көндез 6 градуска кадәр җылы булачак. Республиканың көнчыгыш районнарында иң салкын һава, көньяк-көнбатышта иң җылысы булачак. Казанда төнлә 2 градуска кадәр салкын, көндез 3-5 градус җылы көтелә. Аязучан болытлы һава.
13 ноябрьгә каршы төндә республика буенча яңгыр һәм юеш кар рәвешендәге явым-төшемнәр булуы ихтимал, термометр баганасы 4 градус салкынга кадәр төшәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз