news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәленең Үзәк урамы төзекләндерелгән

Төзүчеләр сәхнәне әкәм-төкәм оясы формасында ясаган.

Чүпрәленең Үзәк урамы төзекләндерелгән
chuprale-online.ru/

(Чүпрәле, 13 октябрь, "Татар-информ", "Туган як", Гөлия Фәизова). Чүпрәле районының Үзәк урамы танымаслык булып үзгәрде – матурланды, төзекләнде, тигез, шома брусчаткалар салынды. Яңа декоратив куаклар, чәчәк клумбалары, зәвык белән эшләнгән эскәмияләр, яктырткычлар куелды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Боларның барысы да агымдагы елда “Татарстан Республикасында иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы“ кысаларында башкарылды. 

Иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы буенча Үзәк урамны төзекләндерү эшләре әле киләсе елларда да дәвам итәчәк. Бу турыда район Башкарма комитетының төзелеш һәм архитектура бүлегендә сөйләделәр.

Төзүчеләр сәхнәне әкәм-төкәм оясы формасында ясаган. Каршысында гына тамашачылар өчен урыннар да бар. Быел Яңа ел гүзәле – төп чыршы да шул территориягә урнаштырылачак.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе янында да төзекләндерү эшләре башланды. Биредә территорияне тарихи күзлектән чыгып үзгәртәчәкләр.

Ишегалдындагы иске кое калачак, әмма заманча төсмерләр алачак. Шулай ук, яктырткычлар, тротуарлар, эскәмәяләр дә булачак. Бу эшләр бер ай эчендә эшләнер, дип планлаштырыла һәм болар барысы да җирле бюджет хисабына башкарыла. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100