news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәленең яшь артистлары халыкара конкурс дипломантлары булдылар

М.Сәлимҗанов исемендәге Актёрлар йортында нәфис суз осталарының "Ана – бөек исем!" дип аталган конкурсы үтте.

(Чүпрәле, 23 апрель, "Татар-информ", "Туган як"). Чүпрәленең яшь артистлары халыкара конкурс дипломантлары булдылар. Бәйге Россия Федерациясенең мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән Министрлыгы, Татарстан Республикасынын Театр эшчәнлеге Берлеге тарафыннан оештырылды, дип яза җирле басма.

17нче апрельдә башкалабызның М.Сәлимҗанов исемендәге Актёрлар йортында нәфис суз осталарының  "Ана – бөек исем!" дип аталган Г.Тукай исемендәге 8нче Халыкара конкурсы булып үтте.

Муниципаль турда жиңү яулап, әлеге бәйгедә катнашу хокукына районнан да ике яшь артист лаек булды. Беренче номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 5нче "А" сыйныфы укучысы Яфизова Эльвина Илшат кызы (җитәкчесе: М.А.Таҗетдинова) һәм 10нчы "Б" сыйныфы укучысы Калимуллина Вәсилә Ринат кызы (җитәкчесе: А.Г.Мустакимова) шыгрым тулы зал һәм мәртәбәле режиссёрлар алдында бик сәнгатьле чыгыш ясап, дипломнар белән бүләкләнделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100